ФИТЫР САДАКАСЫ Рамазан ае төгәлләнгәндә, шушы ай бетәр алдыннан, уразабызны камил кылыр өчен, безнең өстебездә тагын бер бурыч тора – ул зәкәтүл-фитр, ФИТЫР садакасы бирү. Пәйгамбәребез ﷺ фитыр садакасын бирүне фарыз кылды. ✍️ «Ул бер сагъ хөрмәдән яки бер сагъ бодайдан булсын. Ул ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы, һәр мөселманга фитыр садакасын фарыз кылды. Аны гает намазына чыкканчы фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора». /Бохари-Мөслим риваятьләре. Бу хәдис садаканың мескеннәргә, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил булып тора. ✅ Рамазан аенда ураза тотканда уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карасак, ишетергә ярамаганны тыңласак, сөйләшкәндә гайбәткә, буш сүзгә кереп китсәк, фитыр садакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була. ✅ Икенче хикмәте – гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм итсен өчен бирәбез садаканы. ‼️ САГЪ дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер 1 сагъ ул ярмага күчергәндә – 2,5 кг, ә икенчеләре 2,8 кг ди. 3 кг итеп алсак, яхшырак була. Артык булуның зыяны юк. Тиешле микъдардан ким булмасын. 3-әр кг дөге, карабодай, арпа, бодай ярмасы, токмач, он, йөзем яки хөрмә бирергә мөмкин. Бер гаиләдә ничә кеше барын исәплибез, һәрберсеннән дә фитыр садакасы бирелергә тиеш. Гаилә башлыгы кул астында булган балалар, хатыннар, әти-әни өчен дә бирә. Төрләндереп бирергә дә мөмкин, 3әр кг ярма һәм башка төрле ризык та рөхсәт ителгән. Галимнәр гаиләдә ана карынындагы 4 айдан узган баладан да фитыр садакасы бирелергә тиеш, ди. ‼️ Садаканы бирүнең иң хәерле вакыты – гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан бирергә дә рөхсәт ителә. Моңа дәлил итеп, сәхабәләрнең гамәлен алганнар. Алар фитыр садакасын 1-2 көн алдан бирә торган булганнар (Имам Әхмәт риваяте). Бүген садаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирергә дә мөмкин. Тиешле 3-әр кг ярмаларны салып һәм өстәмә 1 кг он, сыек май, татлы ризыклар белән тулыландырсак, тагын да күркәмрәк. Садаканы ризык белән бирү Пәйгамбәребез ﷺ-нең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән. 🤲 Аллаһы Сүбехәнәәһү вә Тәгалә тоткан уразабызны кабуллардан кылсын. Фитыр садакасын, дөрес итеп, садака әһелләренә тапшырырга язса иде. Кимчелекле булган уразаларыбызны фитыр садакасы тапшырып, камил уразадан санаса иде. Аллаһы Тәгалә безне анадан туган бала кебек гөнаһларыбыздан чистартып, Рамазан аеннан соң да изгелекләр кылу мөмкинлеге бирсен. Тәүфыйк-һидәят биреп, шушы хак юлда, Ислам динендә ихластан Аның Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм пәйгамбәребезнең сөннәте буенча яшәргә насыйп әйләсә иде! Әәмиин. Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ. ========== 🆘 ВОПРОСЫ-ОТВЕТЫ ПРО ФИТР-САДАКА (милостыня в день праздника Ураза-байрам) ❓ Чему равна садака аль-фитр? – Она равна половине саа (примерно 1,8 кг) пшеницы. Лучше выплачивать деньгами (по стоимости зерна или муки), а не зерном. ❓ Кто должен выплачивать садака аль-фитр? Это обязательно (ваджиб) для каждого свободного мусульманина, если он владеет әмка? – Тем же, кому выплачивается закят. В основном, это нуждающиеся, то есть люди, не обладающие нисабом. ❓ Кому лучше всего выплачивать садака аль-фитр? – Нуждающимся родственникам. ❓ Есть разные виды пшеницы: от дорогой органической до совсем дешевой. Если я рассчитаю закят аль-фитр по самой низкой цене пшеницы, он засчитается? –,Да. ❓ Может ли муж заплатить садака аль-фитр за жену? – Он не обязан этого делать. Но, если он выплатит за нее, то это примется, так как обычно жена не против и практика распространена. ❓ Может ли один человек выплатить садака аль-фитр за всех членов семьи? – Да, может. ❓ Если я выплачу садака аль-фитр за всех членов семьи, необходимо ли мне при этом иметь намерение на каждого из них? – Да, нужно иметь намерение на каждого человека, за кого вы выплачиваете садака аль-фитр. ❓ Нужно ли выплачивать садака аль-фитр за несовершеннолетних детей? – Да. ❓ Нужно ли выплачивать садака аль-фитр за тех, кто умер в этот рамадан? – Нет, за умерших людей садака аль-Фитр не выплачивается. ❓ Когда выплачивается садака аль-фитр? – Обязательно выплачивать с наступления фаджра праздничного дня до совершения праздничного намаза. Откладывать на позже - маркух. Но если выплатите позже - будет действительно. Время же МУСТАХАБ для выплаты фитр-садака - до выхода из дома для совершения праздничного намаза. ❓ Можно ли выплатить садака аль-фитр заранее до праздника в течение Рамадана? –Да. ❓ Если не выплатил садака аль-фитр в день праздника, спадает ли с человека обязанность выплатить ее? – Нет. ❓: Если человек по болезни не постился в рамадан, обязан ли он выплачивать фитр-садака? – Да. ❓ Может ли благотворительный фонд собрать фитр с нескольких людей и передать всю сумму одному нуждающемуся? – Да. =========== /Абу Али аль-Ашари, Ахмад Абу Яхья)