КАДЕР КИЧӘСЕ ӘҖЕРЛӘРЕН ЮГАЛТМЫЙК Рамазан аеның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерде һәм аны “Ләйләтүл-Кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үттте. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелде.... Шушы серле кичнең шәрәфәтен вә хикмәтен ачыклап, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – дигән сөенечле хәбәр бирде, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗеренә тиң, хәтта аннан да артыграк булуын аңлата. “Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк кичтә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән – рух, ягъни Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга игелек-изгелек, бәхет-сәгадәт теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр... “Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр. Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, КАДЕР КИЧӘСЕ УРАЗА АЕНЫҢ АХЫРГЫ 10 КӨНЕНДӘ БУЛА. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, – дигән. Димәк, быел Кадер кичәсе булырга мөмкин көннәр 11нче, 13, 15, 17 һәм 19 нчы апрель көннәренең ахшамнан соңгы вакытка туры килә. Гайшә радыйәллаһү гәнһә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта жимаг (якынлык) һич тә кылмаган. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә радыйәллаһү гәнһә пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнән сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафүввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), – дигән доганы өйрәткән. *** Галимнәр билгеләп үткәнчә, КАДЕР КИЧӘСЕН аңа хас булган КАЙБЕР ГАЛӘМӘТЛӘРДӘН ТӘГАЕНЛӘРГӘ МӨМКИН: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, яңгыр да яумас, кар да төшмәс, күк аяз булыр, әмма һавадан йолдызлар атылмас, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр... *** Рамазан аеның соңгы 10 көнендә аеруча игътибарлы вә уяу булып, Кадер кичәсе фазыйләтләреннән мәхрүм булмасак иде. Бу төнне гыйбадәткә багышлап, ихлас күңелдән Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, дога кылыйк: “...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземне дә, якыннарымны да тәүфыйк-һидәят юлыннан аермыйча, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булуыбызны насыйп кыл! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәжәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын. Әәмиин. Ришат хәзрәт Курамшин.

Теги других блогов: Рамазан Кадер кичәсе мөселманнар